Министрлык татарстанлыларга бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына тере кош сатып алырга тәкъдим итә

2019 елның 24 мае, җомга

Елның җылы вакыты җитү һәм дача сезоны башлану белән республикада тере чебешләр, тавык, үрдәкләр һәм казлар, республика халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына сату активлашты. Сату махсус билгеләнгән урыннарда да, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында да бара. Еш кына кош-корт төягән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчә торган очраклар да очрый. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасының алты районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында кош гриппы очраклары теркәлде.

Кош гриппы таралмасын өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы Россельхознадзор Идарәсе һәм Баш ветеринария идарәсе белән берлектә махсус билгеләнгән урыннарда кош кортлар сатуны оештыру буенча чаралар үткәрә. Муниципаль район башлыкларына бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә, урыннарда ЮХИДИ хезмәткәрләрен, участок полиция хезмәткәрләрен, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын җәлеп итәргә тәкъдим ителде.

Министрлык Татарстан халкына бары тик моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына тере кош сатып алырга, шулай ук ветеринария документлары булуга игътибар итәргә киңәш итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International