Музей сезгә кунакка килә

2019 елның 24 мае, җомга

Районның туган якны өйрәнү музеенда «Музей сезгә кунакка килә» дигән яңа акция старт алды. Бу-район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең барлыкка килү һәм усеше тарихына кагылу өчен уникаль мөмкинлек. Туган якны өйрәнү музее фондларында бүгенге көндә районның күп кенә предприятиеләре һәм учреждениеләре турында бай мәгълүмат материалы, фоторәсемнәр, документлар һәм башка экспонатлар җыелган.

«Идел таңнары» газетасы редакциясенә кунакка туган якны өйрәнү музее  коллективның уникаль фоторәсемнәре, «Кызыл Байрак» газетасы редакциясе бинасы, өмәләрдә, редакция эш мизгелләре белән килде. Газета хезмәткәрләрен музейга бүләк итеп бирелгән фоторәсемнәр белән фотоальбомнар да бик кызыксындырды. Музей хезмәткәре редакция коллективына  бүләк ителгән күпсанлы экспонатлар өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International