Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Камалиев Госман Ганибай улы хуҗалыкларның җәйге лагерьларын тикшерде. Районның барлык хуҗалыклары да җәйләү-көтүлекләргә күчерелде. 28 көтү оештырылган, шуларның 11е савым сыерлары өчен. Барлык терлекләр дә тәүлек буе табигый көтүлекләрдә тотыла. Су оештырылган, сыерларга сөт саву вакытында өстәмә рәвештә 2 кг фураж бирелә, «Олы Кариле» АҖ - силос, яңа туган бозауларга БВМД, сыйфатлы печән дә ашата. Барлык хуҗалыклар да көтүчеләр белән тәэмин ителгән, килешүләр төзелгән. Тикшерү барышында көн тәртибен, карап тоту һәм ашату технологияләрен үтәү буенча киңәшләр бирелде.