«Россиядә эш» порталы

2019 елның 24 мае, җомга

«Россиядә эш» порталы хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора. Ул илнең барлык төбәкләрендә бөтенроссия вакансияләр базасына керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Вакансияләр бирелә:

- халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләреннән, эш бирүчеләр тарафыннан бирелә торган мәгълүматларны тикшерелеп бирелә;

- турыдан-туры эш бирүчеләрдән;

- эш эзләү һәм сайлау буенча иң эре коммерцияле порталлардан.

Эш табу өчен сез:

- резюме калдыра аласыз (эш бирүчеләр вакансияләр туганда сезне базада таба алсын өчен);

- сезгә туры килә торган эш таба аласыз;

- сезгә якын булган халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Эш эләү өчен порталда теркәлү мәҗбүри түгел, моның өчен сезгә уңайлы булган ысулны гына сайларга кирәк:

- сезнең һөнәр исеме буенча (аны порталның төп битендә эзләү юлында күрсәтеп);

- эзләү критерийлары буенча (хезмәт хакы күләме, эш регионы, эш белән тәэмин итү тибы, эш графигы һәм башкалар).

  «Россиядә эш» порталы, дәүләт мәгълүмат системасы буларак, эш бирүчегә дә, эш эзләүчегә дә бушлай үз хезмәтләрен тәкъдим итә һәм дәүләт ярдәме белән персонал эзләү һәм сайлау өчен Россиядә бердәнбер ресурс булып тора. Үз чиратында, ил өчен – халыкны эш белән тәэмин итү һәм эчке хезмәт мобильлеген стимуллаштыру өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның куәтле коралы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International