6 июнь - ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында психологик ярдәм көне

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

2019 елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы,61нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр һәм киңәшләр алу белән конфиденциаль рәвештә аралаша алачаклар.

Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч-психолог белән нәтиҗәле эшләү максатыннан (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International