2019 елның 25 һәм 26 маенда Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре профсоюзлары арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «100 юл» республика турслеты узды. Безнең команда контроль-туристик маршрутны узу буенча ярышларда 1 нче урынны һәм җирлектәге спорт юнәлеше буенча ярышларда 2 нче урынны алды.
Команданың составы: Гатауллин Марс Мөнәвир улы, Гыймадиев Эдуард Марс улы, Молчанский Владимир Станиславович һәм Николаева Людмила Николаевна.