Энергияне саклау өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү тәртибе турында» 2010 елның 15 маендагы 340 номерлы карары нигезендә 2020 - 2022 елларга Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларга карата боерыклар белән таләпләр билгеләде.

Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларга расланган таләпләр нигезендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге программаларны китерергә һәм дәүләт комитетына рәсми рәвештә 20.06.2019 елга кадәр тапшырырга кирәк. 

Боерыклар белән дәүләт комитетының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://kt.tatarstan.ru «Документлар» - «Җайга салынулы оешмалар» - «Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге» - «Энергия саклау программаларына таләпләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International