2019 елның 27 мае - Гомумроссия китапханәләр көне
Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Гомумроссия китапханәләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сез күп буын әдәбиятчылар, тикшеренүчеләр, журналистлар һәм елъязмачыларның зирәклеген һәм белемнәрен саклаучылар булып торасыз. Сезнең күп иҗади көч сорый торган, көндәлек эшегез нәтиҗәсендә, бер генә буын да искиткеч китаплар, сәнгать, милли мирас дөньясы белән танышмады. Сез бик күпләрне рухи яктан баетасыз.
Зур китап байлыгына ия һәм аларны буыннан буынга тапшырып, китапханәләр бүген яңа әһәмияткә ия, алар мәгълүмати үзәкләргә, мәдәният учакларына әйләнәләр, хезмәтләр спектрын киңәйтәләр. Вакыт белән бергә атлап, күп кенә социаль проектлар оештыруда актив катнашалар һәм шуның белән укучыларыбызга тагын да якынрак булалар.
Чын күңелдән Сезгә яңа иҗади уңышлар, яхшы кәеф, гаиләләрегездә иминлек һәм ныклы сәламәтлек телибез!