Комбайнчыларга стимул бирү максатында, район оператив штабы урып-җыю эшләренә өч көн саен нәтиҗә ясарга дигән карарга килде. 29 нчы июль көнне муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев беренче җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ленин авыл хуҗалыгының “Мега–370” комбайнында эшләүче Зөфәр Баһаутдинов беренче урынны яулады. Аңа район флагы, рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук икенче урынны яулаганы өчен “Кама Тамагы” АХП “Мега-360” комбайнында эшләүче Мөдәрис Мингазов, өченче урынны яулаганы өчен шул ук авыл хуҗалыгы предприятиясеннән “Дон-1500” комбайнында эшләүче Рифат Нәбиуллин бүләкләнде.