Тенеш поселок китапханәсе «Елмай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар өчен «Китап дөньясына рәхим итегез»дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Чараның максаты: балаларны китап турында күзаллауны баету, китаплар белән кызыксынуны үстерү, китапның барлыкка килү тарихына карата кызыксыну уяту, балаларның күзаллауларын киңәйтү.
Китапханәче яшь китап укучыларны «Китап храмнары» барлыкка килү тарихы белән таныштырды, беренче антик китапханәләр турында сөйләде. Балалар конкурсларда катнаштылар, әдәбият өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр, табышмаклар чиштеләр, китап турында мәкальләр әйттеләр, үзләренең яраткан әкиятләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.