Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган "Синең сәламәтлегең синең кулда" дигән сәламәтлек дәресе үткәрделәр (сыйныф җитәкчесе Г. Р. Исмәгыйлева).
Китапханәчеләр укучыларга ни өчен кешеләр тәмәке тарта башлады һәм зарарлы гадәтнең ничек формалашуы, ни дәрәҗәдә куркыныч булуы һәм аннан ничек котылырга кирәклеге турында сөйләделәр. Россиядә төрле чаралар нәтиҗәсендә тәмәке тартучыларның проценты салмак кына кими, дип сөйләштеләр, тик менә үлем статистикасы алай да сөендерми.