Кама Тамагында пенсия алды яшендәге гражданнар өчен һөнәри белем бирү оештырылды

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 24 маенда «Котельный операторы (360 кВт кадәр гомуми җылылык егәрлеге белән)» белгечлеге буенча пенсия алды яшендәге гражданнарны һөнәри укыту уңышлы тәмамланды.

Укулар 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында үтте.

Уку тәмамланганнан соң пенсия алды яшендәге сигез хезмәткәр билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар алдылар һәм, хезмәт базарында кирәкле хезмәткәрләр булып, үз оешмаларында эшләвен дәвам итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International