Кама Тамагы районы Прокуроры катнашында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәшмәсе узды

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда Кама Тамагы муниципаль районы Прокуратурасы бинасында Кама Тамагы районы Прокуроры катнашында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы эшлекле киңәшмәсе узды.

Әлеге чараның максаты һәм бурычы булып балаларның җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнарның җәйге ялын һәм вакытлыча мәшгульлеген оештыру вакытында куркынычсызлыгын тәэмин итү тора.

Киңәшмә барышында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру, шулай ук 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге юнәлешләрдә эшне дәвам итү, профилактика системасы органнарының ведомствоара хезмәттәшлеген көчәйтү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International