Азык әзерләү техникасы конкурсы

2019 елның 1 июне, шимбә

 

Азык җыю техникасын һәм азыксаклагычларны терлек азыгы әзерләүгә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, 31 майда районда терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү  буенча конкурс узды.

Конкурс комиссиясе эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының белгече Зиннәтуллин Вәсим Хатыйп улы, ТИПКА хезмәтне саклау укыту-методик үзәге җитәкчесе Әхмәтов Ф. Г., идарә консультантлары, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашты. Комиссия район хуҗалыкларындагы  терлек азыгын җыю комбайннарының әзерлегенә,  азык җыю комбайннарының  механизаторлар белән тәэмин ителешенә бәя бирде. Автомобильләрнең төзеклеге, азык җыю комбайннарына дәүләт техник күзәтүе үткәрү, консервантлар кертү өчен җайланмалар булу тикшерелде.

Күчмә оператив ремонт бригадалары төзү,  машина –трактор паркларында  тәртип урнаштыру;  хезмәтне саклау буенча чаралар булу да каралды.

Азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген бәяләү йомгаклары буенча 1 урынны "Бортас” "Агрофирмасы" ҖЧҖ алды, 2 урынны - "Камская «Агрофирмасы” ҖЧҖ, 3 урынны - "Тәмте "Агрофирмасы” ҖЧҖ һәм "Олы Кариле” АҖ бүлеште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International