«Кечкенә балалар зур планетада»

2019 елның 1 июне, шимбә

Ел саен җәйнең беренче көнендә - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу күңелле бәйрәм, күп кенә тату гаиләләр паркларда һәм күңелле чараларда җыела торган көн генә түгел. Бу җәмгыятькә һәр баланы якларга кирәклеге турында җитди искәртү дә, бөтен дөнья балаларына бәхетле, сәламәт, әдәпле һәм җаваплы кешеләр булып үсү мөмкинлеге бирү дә.

2019 елның 31 маенда “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә «Кечкенә балалар зур планетада» дигән чара үткәрделәр.

Чараның максаты: балаларга хәрәкәт-уен эшчәнлегендә бер-беребез белән аралашудан шатлык китерү.

Чара барышында балалар "Җитезлек", "Шардагы нәни кыз", "Букет җыю", "Умарта", "Кояшка кадәр сикерү" һ.б. кебек төрле конкурсларда катнаштылар. Шулай ук Фиксиклар биюе биеделәр һәм табышмакларга җавап бирделәр.

Ә Чара ахырында катнашучылар чәй табыны янына чакырылды. Шәхси эшмәкәр ИП «Аликберов А.М.», Кәримов Р. М. «Мандарин» кафесы, ИП «Сафина» һәм  ИП «Лядов С.Г.» шәхси эшмәкәр ярдәме белән бәйрәм күңелле һәм матур үтте.

Мәкалә авторы Венера Хәсәнова

Резедә Бикташева фотосы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International