Экспонатлар җыела

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

   Районның туган якны өйрәнү музее Кама Тамагы штп ачылачак Туфан Миңнуллин музеена экспонатлар җыюны дәвам итә.

   Олы Салтыктан Миләүшә Галәвиева музейга 1965 елның 3 ноябрендә автор үзе кул куйган "Дуслык хакына" дип исемләнгән хикәяләр җыентыгын тапшырды. Китап язучы тарафыннан Миләүшә ханымның әнисе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Разыя Гайфуллинага бүләк ителгән була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International