Район мәдәният йорты сәхнәсенә уку елы нәтиҗәләре буенча район мәктәпләренең иң уңышлы һәм талантлы укучылары, шулай ук аларның укытучылары күтәрелде. Алар арасында район үзәгенең ике мәктәбе, Затон, Рудник, Тәмте, Иске Казиле, Олы Кариле урта мәктәбе, шулай ук кадет интернат-мәктәбе вәкилләре бар иде.
Район Башлыгы Наил Вазыйхов укучыларны балаларны яклау көне белән котлады һәм яңа җиңүләр теләде.