«Бөтен планетада яшиләр – балалар күңелле халык»

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Тәмте авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Балаларны яклау көнендә «Бөтен планетада яши – балалар күңелле халык»дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Алып баручылар балаларны бәйрәм белән котладылар һәм аларга кызыклы җәй үткәрергә теләделәр, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Ә уеннардан башка нинди бәйрәм уза?! Яшь катнашучылар биш командага бүленде, сорауларга актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International