Бүген муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев өч көнлек нәтиҗәләр буенча комбайнда эшләүчеләр арасында җиңүчеләрне бүләкләде. “Кама Тамагы “ АХП “Барыш” бүлекчәсеннән “Акрос-580” ” комбайнында эшләүче Ф.В.Бакиров беренче урынны яулады. Аңа район флагы, рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук икенче урынны яулаганы өчен “Кама Тамагы” АХП “Сөйки” бүлекчәсеннән “Акрос-580” комбайнында эшләүче В.М.Григорьев, өченче урынны яулаганы өчен шул ук авыл хуҗалыгы предприятиясеннән “Акрос-580” комбайнында эшләүче И.Г.Нотфуллин бүләкләнде.