Хөрмәтле каматамагылылар! Кадерле якташлар!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Ураза бәйрәме изге уразаның төп тыюлыгын – рухи чистарыну, тынычлык сөючәнлек, шәфкатьлелек, игелекле эшләр башкаруны гәүдәләндерә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр кешеләренә бертигез якын һәм аңлаешлы, алар тарихи яктан тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Рамазан ае безнең изге гамәлләребезне арттыра, йөрәкләрне чистарак һәм яктырак итә. Игелек эшләү теләге безне алга таба да көндәлек тормышта озата барыр дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да тынычлык, үзара аңлашу, сәламәтлек һәм бәхет, изге эшләрегездә уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә сезне һәм якыннарыгызны сакласын, догаларыгызны кабул итсен һәм динегезне ныгытсын.
ТР Кама Тамагы районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов