4 июньдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наиль Альберт улы Вазыхов җитәкчелегендәге комиссия районның барлык чәчү мәйданнарын тикшерде. Комиссия составына шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш агрономнары керде. Кырларның культурасы, чәчү эшләренең сыйфаты, кырларның чүп үләннәреннән чисталыгы, чәчү срокларына, минераль ашламалар туплауга аерым игътибар бирелде. Быел корылык аркасында тишелә алынмаган уҗым культураларын яңадан чәчәргә туры килде, шуңа күрә бу фактор да исәпкә алынды. Тулаем алганда, карап чыгу нәтиҗәләре буенча барлык хуҗалыкларга да уңай бәя бирелде: басулар чиста, шытымнар тату. Кырларда чәчүлекләрне корткычларга, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы тукландыру һәм эшкәртү дәвам итә.