Пенсия яше алды хезмәткәрләре белән чираттагы очрашу

2019 елның 7 июне, җомга

 2019 елның 31 маенда Тенеш шәһәр тибындагы поселогы мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы ведомствоара территориаль комиссиясенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча күчмә утырышлары кысаларында «Кама Тамагы гипс руднигы»ААҖ пенсия яше алды хезмәткәрләре белән чираттагы очрашу узды.

Мондый очрашуларның максаты пенсия яшенә җитмәгән гражданнарның нигезсез эштән азат ителүләренә юл куймау,шулай ук аларның хезмәт хокукларын тәэмин итү.

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы буенча филиал мөдире Наталья Кадыйрова катнашучыларга пенсия яшендәге гражданнар өчен консультация пункты, «кайнар линия» эше, эш бирүченең хезмәт законнарын бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде. Пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен эшсезлек буенча пособие исәпләү тәртибе буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук «Демография» илкүләм проекты кысаларында укыту һәм яңадан укыту мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде.

Нәтиҗәдә, пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга караган учреждениенең 16 хезмәткәре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре белән таныштылар. Барысына да мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International