Кама Тамагында киләсе 8 июнь көнне Сабантуена бүләкләр җыю узды

2019 елның 7 июне, җомга

Сөлге җыю - Сабантуй алдыннан татарларда үткәрелә торган йола. Гармуннарның дәртле тавышына өеннән ой хуҗалары бии – бии сөлгеләр, бүләкләр чыгара.

Сабантуй алдыннан шулай ук бүләкләр җыю безнең районда да узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре, гармунчы белән  милли киемнәрдә урамнарга юл алдылар, бу күңелле мәзәкләр, уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Район халкы бүләк иткән бүләкләр озын колгага бәйләнде һәм Сабантуй бәйрәмендә иң яхшы батырларга бүләк ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International