Өч көнлек нәтиҗә

2012 елның 6 августы, дүшәмбе

   Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм “Кама Тамагы” АХП директоры Р.Ф.Вәлиев  өч көнлек нәтиҗәләр буенча комбайнда эшләүчеләрне бүләкләделәр. “Кама Тамагы “ АХП “Бортас” бүлекчәсеннән “ДОН-1500” ” комбайнында эшләүче А.А.Вятчин  беренче урынны яулады. Аңа  район флагы, рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук икенче урынны яулаганы өчен “Кама Тамагы” АХП “Сөйки” бүлекчәсеннән “Акрос-580” комбайнында эшләүче И.Г.Нотфуллин, өченче урынны яулаганы өчен шул ук авыл хуҗалыгы предприятиясенең “Барыш” бүлекчәсеннән “Акрос-580” комбайнында эшләүче Ф.В.Бакиров бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International