2019 елның 10 июнендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы катнашында учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
"Рыбе быть! (Балык-Булсын!)"Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты грамотасы белән Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зиннәтуллин Радик Рамиль улы бүләкләнде.
Торак пунктларның территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлыкны үткәрү нәтиҗәләре турында Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы чыгыш ясады.
2019 елның II яртыеллыгына вакытлы басмаларга язылу компаниясенең барышы турында Мингалиев Илнур Альберт улы – Кама Тамагы почтамт УПС «Татарстан почтасы» ФДУП филиалы «Россия Почтасы» федераль хезмәте идарәсе башлыгы Мингалиев Илнур Альберт улы сөйләде.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Молчанский Владимир Станислав улы Кама Тамагы муниципаль районы рәсми сайтының эше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Кама Тамагы муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич «җирле әһәмияткә ия юлларны исәпкә кую турында»; «район, шәһәр һәм авыл җирлекләре зиратларында урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында»темалары буенча чыгыш ясады.