11 июнь көнне Гафиятуллин Фәрит Габдрахман улынны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Кама Тамагы штп муниципаль берәмлеге Башлыгы Владимир Павел улы Сороковнин котладылар. Аңа истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
Гафиатуллин Фәрит Габдрахман улы 1929 елның 11 июнендә Миглич авылында туа. Әтисе Гафиатуллин Габдрахман Гафиат улы, әнисе Гафиатуллина Нәсимә Әхмәтсафа кызы. Моннан тыш, гаиләдә тагын ике абыйсы бар иде.
Башлангыч белемне ул туган авылында алган, аннан сигезенче сыйныфка кадәр Олы Карамал авылында укыган. Колхозда төрле катлаулы эшләрдә эшли. 1949 елга кадәр Олы Кариле авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 1950 елда Казанга киномеханикка укырга китә. Ул белем алып бетерә кала, армиягә алалар. Әзербайҗанда хәрби хезмәтен башлады. 1954 елда армиядән кайта. Экстерн формасында 10 сыйныфны тәмамлаган. 1955 елда Тәскирә Борһановнага өйләнә һәм Кама Тамагына яшәргә күчә. Район архивына мөдир булып урнаша. Гаиләдә 2 бала туа: улы һәм кызы. Пенсиягә Башкарма комитетның гомуми бүлеге мөдире булып киткән.
Хәзерге вакытта Кама Тамагында онык белән яши.