Тенеш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Елмай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Безнең Ватан-Россия» танып-белү сәгате үткәрделәр. Чарада балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, «Россия – бөек дәүләт» видео презентациясе белән үрелеп барды, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, рус матрешкасы белән таныштырдылар. Төсле кәгазь шаблоннарыннан Россия флагы җыйдылар, гимнны тыңладылар, әзерләнгән матрешек трафаретларын буядылар.