Районда авыл халкы өчен кыр эшләренең бик мөһим этабы - сыйфатлы азык әзерләү чоры башланды. 2019 елның 13 июненә хуҗалыкларда күпъеллык үләннәр 560 гектарда чаптырылган, шул исәптән печән – 160 га, сенаж – 100 га, 300 га – яшел азыкка. Барысы 70 тонна печән әзерләнгән, "Камская" ҖЧҖ агрофирмасы сенаж әзерләүгә кереште. 300 тонна сенаж әзерләнгән. Район кырларында «Ягуар», «Полесье» азык җыю комбайннары, «Мещера» үзйөрешле чапкычлар, «ПН -400» тагылма чапкычлары эшли. Терлек азыгының туклыклы кыйммәтен саклап калу өчен, авыл халкына эшне тизләтергә, күпъеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны кыска вакыт эчендә төгәлләргә кирәк.