2019 елның 12 июнендә район үзәгендә, Туфан Миңнуллин исемендәге паркта "Россия көне" дәүләт бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды. Анда Кама Тамагы штп халкы, төрле буын вәкилләре, һөнәр ияләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Бәйрәм кысаларында районның яшь гражданнарына Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.
Бәйрәм чаралары район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары, кино күрсәтү, бәйрәм дискотекасы белән дәвам итте.