13 июнь көнне «Ачарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Россия көненә багышланган гаиләләр арасында бадминтон буенча район турниры узды. Турнирны оештыручылар һәм спонсорлар - «Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге" МКУ һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе.
Ярышлар ике категориядә узды: 2 бала + 1 ата-ана; 1 бала + 1 ата-ана.
Турнирда 9 гаилә катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 бала + 1 ата-ана:
I урын – Айсиннар гаиләсе;
II урын – Сорокиннар гаиләсе;
III урын-Галиуллиннар гаиләсе.
2 бала + 1 ата-ана:
I урын – Миннегалиевлар гаиләсе;
II урын - Миргазизовлар гаиләсе.
Ярышларда катнашучыларның барысы да кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Турнирны оештыручыларга һәм ярышларда катнашкан гаиләләр: Төхвәтуллиннар, Каюмовлар, Зәйнуллиннар, Галиуллиннар, Сорокиннар, Миргазизовлар, Миңнегалиевлар һәм Айсиннар гаиләләренә рәхмәт белдерәбез. Киләсе елда әлеге традицион ел саен үткәрелә торган турнирда катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәбез!