14 июньдә ТР Кама Тамагы муниципаль районы хакимиятенең актлар залында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, агрофирма директорлары катнашты.
Хуҗалыкларда кыр эшләренең тәмамлануы турында хуҗалык җитәкчеләре сөйләде. Киңәшмә барышында терлек азыгы әзерләү, кырларны эшкәртү, орлыклар, шпагатлар, полиэтилен сатып алу, азык әзерләү, сенаж трамбовкалары мәсьәләләре каралды. Терлекчелек һәм үсемлекчелекнең проблемалы мәсьәләләрне идарә башлыгы Илфат Вәлиев, идарәнең ПМО начальнигы Госман Камалиев, идарә консультанты Илнар Исмәгыйлев күтәрделәр. Район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, ит һәм сөт җитештерүне арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу, ферма территориясен һәм ашлык складларын чистарту мәсьәләләренә юнәлтте. Күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруны кыска вакыт эчендә төгәлләргә өндәде.