17-18 июнь көннәрендә муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы, идарәнең ПМО консультанты Исмәгыйлев Илнар Мөнәвир улы белән бергә районның авыл хуҗалыгы оешмалары кырларын карады, терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты. Хуҗалыкларны тикшерүне «Тәмте» агрофирмасы «ҖЧҖенең» «Варварино» бүлекчәсеннән башладылар. «Баргузино» бүлекчәсендә, «Кирельское», «Барыш» бүлекчәләрендә сенаж салу, печән һәм сенаж әзерләү, туфрак эшкәртү эшен оештыру, бөртек җыю комбайннарының урып-җыюга әзерлеген карадылар. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча киңәшләр бирелде. Азык әзерләү эшен тизләтү, бер генә сәгатьне дә югалтмыйча, барлык мөмкинлекләрне куллану бурычы куелды.