Cпорт бәйрәме

2012 елның 11 августы, шимбә

   Бүген Кама Тамагы штпның "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Физкультурачылар көненә багышланган ярышлар булачак.

   Программада конкурслар, шулай ук мини-футбол, волейбол, аркан тартышу һәм йөзү буенча ярышлар каралган. Нәни катнашучылар өчен төрле уеннарда катнашу мөмкинлеге бар.

   Яшьләр өчен дискотека 21.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында булачак. Тантаналы ачылыш сәгать 9.00да. Барыгызны да Кама Тамагы штпның "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International