Хөрмәтле спортчылар,тренерлар, спорт сөючеләр!
Сезне чын күңелдән матур бәйрәм – Физкльтурачылар көне белән тәбрик итәм!
Буген районның муниципаль хакимият органнары тарафыннан заманча һәм һәркем өчен кулай спорт инфратсруктурасы булдыру, халыкны физик культура һәм спортка тарту өчен күп эшләнә. Районда бассейн белән “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексы уңышлы эшләп килә, балалар-яшьләр спорт мәктәбендә спорт секцияләре һәм түгәрәкләр саны арта бара, төрле яшьтәге һәм социаль категориягә кергән халык арасында ярышлар үткәрелә, район предрприятияләре һәм оешмалары арасында спартакиадалар үткәрү изге традициягә әверелде.
Без югары осталык һәм сугышчан характер күрсәтеп, республика һәм федераль дәрәҗәдә район данын яклап, төрле ярышлар һәм олимпиадаларда җиңү яулаган якташларыбыз белән горурланабыз. Үзләренең зур тәҗрибәсен һәм белемен үсеп килүче буынга бирүче, сәламәт һәм конкурентка сәләтле яшьләр тәрбияләүче тренерларга, белгечләргә һәм спорт ветераннарына чын күңелдән рәхмәт. Минем рәхмәтем сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, физкультура һәм спорт ялларының аерылгысыз өлешенә әверелгән каматамагылыларга да барып ирешсен.
Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет спортта яңа казанышларга ирешүегезне телим. Физкультура һәм спорт тормышыгызның аерылгысыз юлдашы булсын, сезгә шатлык, энергия һәм яхшы кәеф алып килсен.
И.Ф.Рамазанов,
Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе