Котлыйм!

2012 елның 11 августы, шимбә

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре!

  Төзүчеләр көне уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез!

  Остазларыгызның матур традицияләрен саклап һәм арттырып, алдынгы технологияләр һәм перспективалы эшләнмәләрне эшегездә куллланып, район төзелеш комплексының ышанычлы эшен тәэмин итәсез, каматамагылылар өчен уңайлы шартлар булдырасыз.

  Бәйрәм көнендә сезгә осталылыгыз, һөнәрилелегез, үз хезмәтәгезгә салган күңел җылыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.Киләчәктә дә алга куелган бурычларны уңышлы үтәрсез, районны төзекләндерүдә үзегездән тиешле өлешне кертерсез дип ышанам.

  Кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек, яңа объектлар корганда иҗади уңышлар, тотрыклы һәм сыйфатлы эшләвегезне, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Әйләнә-тирәдәгеләр сезне һәрчак аңласын, ә дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез ярдәме һөнәри уңышлар өчен көч бирсен.

  З.Г.Гарәфиев,

  Кама Тамагы муницпаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International