Мөхәммәдиева Рауза Мөхәммәди Кызы

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

20.06.19 Мөхәммәдиева Рауза Мөхәммәди кызын 101 - яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Әүхәт улы Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимир кызы Сороковнина һәм Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Имаметдин улы Мөхәммәдуллин котладылар.

         «Сөелеп түгел, бер-берсен күреп тә туя алмаганнар». 
Бөек Ватан сугышының тол калган хатыны - Рауза апа Мухамадиевага ире Газиздән нибары фоторәсемнэр һәм еллар узып та, онытылмас истәлеклэр генэ калган. 
1918 елның 20 июнендә Балтач авылында Рауза апа дөньяга килә. Үсмер, балалык еллары авылда уза. 1938 елда Мәскәүгә эшкә китә һәм үзенең мәхәббәтен, Газиз исемле егетне үзенэ яр итэ.Яшьләр томыш коралар. 1941 елның 20 майенда мәхэббәт җимешләре уллары дөньяга килэ. Ирек дип исем кушалар. Ләкин бәхетле көннэр озакка сузылмый, сугыш башланган көнне үк ирен сугышка алалар. 1943 елда кара печатьле кәгазъ китерәләр, ире хәлак була. Мобилизация булгач, Рауза апа улы белән туган авылы Балтачка кайта. Бик авырлык белән үзе генә ялгызы улын тәрбияли. Сугыш вакытында авылдагы күп эшләр, авырлыклар хатын- кыз җилкәсенә төшә, Атабай, Кәрим, Мари урманнарында утын кисүләр, ачлык, аякка кияргэ чабата да түзми. Ул вакытларны берничектә онытып булмый. 
23 яшендә тол калып, улын үстерә. Улы үсеп җитеп, Ерак Кончыгышта диңгезче булып хезмәт итә һәм шунда кала. Татар кызы белән танышып, гаилә кора һәм аларның 3 балалары дөньяга килә. Ләкин тормыш тагын сыный, Рауза апаның килене фаҗигале төстә хәлак була. Улын ятим үстерү генэ түгел, улының 3 нарасыен да алып кайтып, Рауза апа, аларга да ана назын бирә, аякка бастыра. 
Аяк-куллары чыккан кешеләр, өшкереп тә дәвалаучы, авылыбызнын иң өлкэн авыл карчыгы, Рауза апа өеннән буген дә өзелмиләр! «Гомерем буе авыр чакларымны җыр белэн үткәрдем» - дип, җырларын сузып җибәрә. 
«Җырла дустым җырла 
Җыр күнелне ача ул 
Безнең кебек, моңлы кеше 
Җырламаса шаша ул. 
Иртән торып сулар сибәм 
Бакчадагы түтәлгә 
Без күргән сугыш хәлләрен 
Бирмәсен бүтәннәргә!» 

Яшәү теләге көчле булып та, туган җирләренә кайта алмаган, гаиләләрен, сөйгән кызларын күрмичә, балаларын кочып сөя алмыйча, сугыш кырларында ятып калган батыр сугышчыларны онытырга хакыбыз юк! 
Рауза апа ире Газиз белэн 2 генә ел яшәп кала “Шул вакыт эчендә бер-бербезне сөешеп түгел, күреп тә туя алмадык”-ди. Һәркемнең тулы гомере – аңа насыйп гомер. Ул ихлас узарга тиеш. Кеше дигән бөек исемне йөртәсең икән, үзең сайлаган юлның авыр, чытырманлы булуын белсәң дә кире борылма. 
Авлыбызның иң өлкән тыл ветераны 100 яшьлек Рауза әбинең батырлыгы 23 яшендә тол калып, баласын ялгызы тәрбияләп үстерүе һәм сынаулар аша, кыенлыкларны җиңеп, үзләреннән соң нәрсә дә калдырырга тырышу улынын 3 ятим баласына ана назын биреп – яшәү менә ул батырлык. 
         Яшәү өчен көрәш дәвам итә. Әле һаман да авылыбызның ак әбисе 100 яшендә булуына карамастан һәм күзләре начар күрсә дә утырган җиренән тәсбих тартып, балаларына, хәл белергә килгән кешеләренә хәер–фатыйха биреп аларнң тавшыннан танып, улы Ирек янәшәсендә яшәп ята. 
Рауза апага бирелгән орден, медальләрнең сакланганнары: 
“Ветеран труда” 
Президент Республики Татарстан УП-646 от 20.10.2004 г. 
“За доблесный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г”. 
- 20.10.1997г. 
«50 лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г”. 
- 22.03.1995 гг. 
Награжден памятным знаком Республики Татарстан в честь 55-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг. 
- 08.05.2000 г. 
«60 лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг”. 
- 09.03.2005 г. 
«65 лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг”. 
- 17.12 2009 г. 
«70 лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг”. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International