Комбайнчылар бүләкләнде

2012 елның 14 августы, сишәмбе

   Узган шимбәдә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм “Кама Тамагы” АХП директоры Р.Ф.Вәлиев  өч көнлек нәтиҗәләр буенча комбайнда эшләүчеләрне бүләкләделәр. “Кама Тамагы “ АХП “Сөйки” бүлекчәсеннән “Акрос-580” ” комбайнында эшләүче В.М.Григорьев беренче урынны яулады. Аңа  район флагы, рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук икенче урынны яулаганы өчен  “Лексион-580” комбайнында эшләүче А.Л.Валеев бүләкләнде, өченче урынны яулаганы өчен “Мега-360” комбайнында эшләүче Д.Г.Тухватуллин  бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International