«Закон территориясе» еллык республика конкурсын үткәрү турындагы карарга үзгәрешләр кертү турында

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Закон территориясе» еллык республика конкурсын үткәрү турында» 2012 елның 20 февралендәге 135 нче карарына үзгәрешләр кертте.

Конкурста муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, милек рәвешләрендәге барлык оешмалар җитәкчеләре, мәгариф оешмалары, спорт, мәдәният үзәкләре, яшүсмерләр һәм яшьләр белән эшләүче клублар җитәкчеләре, шулай ук шәхси сак оешмалары, хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре катнаша ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең рәсми сайтларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International