Физкультура-спорт активистларын, районда яшәүчеләрне һәм килгән кунакларны муниципаль район башлыгы исеменнән бәйрәм белән МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов котлады. Ул безнең физкультурачыларның мәктәп укучылары спартакиадасы республика уеннарында V, ветераннар арасындагы ярышларда республикада IV команда урыны алуларын әйтеп үтте. Александр Захаров бу уеннарда призлы урын алды.
Аннан соң катнашучылар алдында муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фирдүс Хәйруллин сүз алды. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга саекмас энергия һәм сәламәтлек теләде. Районның иң яхшы спортчылары, спорт ветераннары, тренерлар һәм физкультура укытучыларына бүләкләр тапшырылды. Болар- Борис Роннов, Александр Пчелин, Александр Захаров, Равил Нәҗмиев, Сергей Митрошин, Альберт Мәүлетов, Владимир Комаров, Рамил Дәүләтшин, Илдан Шәйморзин, Рамил Вафин, Александр Сорокин, Ришат Хананов, Илһам Гыймадиев, Ленар Айсин, Равил Хананов, Раил Яруллин, Максим Берляков, Радик Зиннәтуллин, милли көрәш буенча Россия ярышлары призеры Альмир Хәмидуллин, Евгений һәм Сергей Шалдыбиннар, Николай Орловский, Вячеслав Поздняков һәм башкалар.
Аннан соң безнең район өчен популяр булган спорт төрләре: мини-футбол һәм волейбол ярышлары үткәрелде. Биредә һәр төр буенча район үзәгеннән өч- дүрт команда, Кама Тамагы, Тенеш, Куйбышев Затон штпдан волейбол буенча кызлар командасы бар иде. Алар арасында тәҗрибә туплаган остазлар һәм яңа гына уйный башлаган спортчылар әмма алар барысы да кызык уен күрсәттеләр, һәр туп һәм очко өчен спортчыларга бик нык көрәшергә туры килде. МЧС һәм «Яшьләр» командасы арасында волейбол уены киеренке булды, биредә тәҗрибә һәм осталык белән яшьлек һәм тырышлык көч сынашты. Нәтиҗәдә, яшьләр үзләренең остазларын җиңеп чыкты. Өченче урында физкультурачылар командасы. Спорт ветераны Борис Роннов, шулай ук Александр Сорокин һәм Владимир Комаров судья булдылар.
Мини-футболда урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында-ветераннар командасы, икенче урында - “Яшь эшчеләр”, өченче урында студентлар.
Йөзәргә теләүчеләр күп түгел иде. Җитәкчеләр арасында Затон урта мәктәбе директоры Александр Сорокин иң яхшы күрсәткечкә иреште, икенче урында ТРда СК “БашВолготанкер” ЯАҖ эксплуатация участогы директоры Илдар Каюмов, өченче урында энергосбыт район бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Митрошин. Кызлар арасында Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Гүзәлия Нәҗмиева җиңүче булды. Иң яшь йөзүчеләр арасында быел беренче сыйныфка баручы Алан Хананов беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Икенче урында Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Артур Матросов, өченче урында шулай ук беренче сыйныфка баручы Виктория Сорокина. Өлкәннәр спорт залында көч сынашканда балалар ачык һавада тренер Николай Егоров җитәкчелегендә команда эстафетасында катнашып призлар алды. Йомгаклап, һәркемне физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә чакырабыз. Безнең районда тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланмау дөрес булмас иде.
Күптән түгел генә Лондонда үткәрелгән җәйге ХХХ олимпия уеннарында безнең спортчыларның уңышлы чыгыш ясавы, алда торган 2013 елда Казанда үткәреләчәк Бөтендөнья Универсиада уеннары һәм 2014 елда Сочида үткәреләчәк кышкы олимпия уеннары яшьләргә спорт түгәрәкләренә йөрү өчен зур этәргеч булып тора.