2019 елның 26 июнендә Кама Тамагы муниципаль районына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе: Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында мәгариф һәм фән комиссияләре, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек комиссияләре килергә планлаштыра, алар составына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхайдар улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе Гильмеева Римма Хәмид кызы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек комиссиясе рәисе Паймухин Валентин Борисович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Тимирясова Асия Витальевна, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы керәләр.
Визитның төп максатлары:
- Кама Тамагы муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре белән очрашу;
- психолог һәм комиссия әгъзалары консультацияләре;
- актуаль мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү;
- мәгариф объектларын карау (Кама Тамагы урта мәктәбе һәм 1 нче номерлы «Радуга» балалар бакчасы);
- Туфан Миңнуллин музеен карау.