25 июньдә Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә кайнар линия үткәрә

2019 елның 25 июне, сишәмбе

25 июньдә 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.

Казан халкының сорауларына Татарстан росреестрыннан (843) 255-25-71 телефоны буенча физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева, кадастр палатасыннан – ЕГРН алып баруны тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Анна Кайнова җавап бирәчәк.

Шулай ук бу көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр республика районнарында «кайнар линия» эшләячәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru  Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International