Балалар журналлары - күргәзмә-танышу

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Җәйге каникуллар көннәрендә Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче номерлы «Радуга» балалар бакчасының өлкән төркем балалары (тәрбиячеләре: Будилова О. Е., Мубариева Ю. Р., Муталипова Э. И.) балалар журналлары белән таныштырдылар.

Безнең технологияләр гасырында журналлар балаларның игътибарын җәлеп итә ала икән әле. "Мурзилка", "Күңелле рәсемнәр", татар телендә "Салават күпере", "Тылсымлы куллар" журналларын балалар бик теләп карадылар һәм алар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International