«Спорт наркотикларга каршы!» спорт-уен программасы

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балалары өчен "Спорт наркотикларга каршы!" Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган спорт-уен программасы үткәрделәр. Программа башында балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләделәр, аннан соң балалар ике командага бүленеп төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Чара ахырында алып баручылар балаларга спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү белән мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International