ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясенең Кама Тамагы районында күчмә утырышы

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 26 июнендә, Кама Тамагы үзәк китапханәсе бинасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча комиссияләренең күчмә утырышы булды.

Кама Тамагы муниципаль районының Иҗтимагый советы әгъзалары, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Очрашуны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәрович ачты.

Сәламләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов чыгыш ясады.

Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе Гильмеева Римма Хәмид кызы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү, иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе Паймухин Валентин Борисович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Тимирясова Асия Витальевна, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International