Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм “Кама Тамагы” АХП директоры Р.Ф.Вәлиев биш көнлек нәтиҗәләр буенча комбайнда эшләүчеләрне бүләкләделәр. “Кама Тамагы “ АХП “Сөйки” бүлекчәсеннән “Акрос-580” ” комбайнында эшләүче В.М.Григорьев беренче урынны яулады. Аңа район флагы, рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук икенче урынны яулаганы өчен “Мега-360” комбайнында эшләүче М.Г.Тухватуллин, өченче урынны яулаганы өчен “Лексион-580” комбайнында эшләүче А.Л.Валеев бүләкләнде.