Татарстанлыларга яңа төзелештәге фатир алу хокукын рәсмиләштерү җиңелрәк булачак

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 июленнән Россиядә эскро-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре эшли башлый. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары фикеренчә, яңа инвестицион модель гражданнарга яңа төзелешләрдә милек рәсмиләштерү бурычын гадиләштерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, яңа кагыйдәләр нигезендә, фатир сатып алучылар төзүчегә акча күчерми, ә акчаны эскроу Саклык счетларына саклыйлар. Төзүче үз акчалары яки банк кредиты хисабына төзелеш алып бара. Төзүче, ким дигәндә, бер өлешле төзелеш объектын файдалануга тапшыру һәм милек хокукын теркәүне раслаганнан соң гына, эскроу-счетларга керү мөмкинлеген ала. (214-ФЗ номерлы Федераль закон). Шулай итеп, өлешчеләрнең финанс гаранты булып банк тора, ә төзүче өчен объектны вакытында тапшыру һәм кадастр исәбенә алу процедурасын үткәрү проектны уңышлы тәмамлауның мөһим өлешенә әверелә торган шартлар тудырыла. 

«Хәзерге вакытка кадәр өлешчеләрнең проблемалары җитди финанс куркынычы белән генә чикләнмәде. Еш кына, ачкыч алгач та, күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре фатирга хокукны теркәп тормый. Теркәү өчен кирәк булган кадастр учеты процедурасы теге яки бу сәбәпләр аркасында сузылды, ә мәсьәләне хәл итү белән кызыксынган бердәнбер затлар тарафыннан милекчеләр үзләре күрсәтелде», - ди «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының документларны эшкәртү һәм исәп гамәлләрен тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Солтанова.

Күп фатирлы йортны кадастр исәбенә алуны тәэмин итәргә вәкаләтле хакимият органы, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирергә тиеш. Мондый карар кабул ителгән көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча дәүләт органы кадастр исәбен алып бару турындагы гаризаны тиешле документлар белән теркәгәнгә җибәрергә тиеш.

Аннан соң, гариза кергән көннән башлап, биш эш көне эчендә белгечләр ЕГРНга күп фатирлы йортның барлык торак һәм торак булмаган биналары, гомумйорт милке, машина-урыннар, ярдәмче бүлмәләр турында мәгълүмат кертәләр. Техник планда хаталар булган очракта, аларны төзәтү өчен өч айга кадәр вакыт бирелә, кадастр исәбен алып бару бу вакытта туктатыла.

Гамәлдәге закон төзүче объектны кадастр исәбенә куюда катнашырга тиеш түгел: төзүченең торакчылар алдында бурычлары фатирны кабул итү-тапшыру актын имзалау белән тәмамлана. "Яңа инвестицион схема ярдәмендә төзүче йортта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен аерачак: бары тик кадастр исәбен алып, фатирларны милеккә теркәү процедурасын башлап кына, банктан өлеш кертеп фатир алучылар акчаларын ала алачак, – дип аңлата Эльмира Солтанова.

Милек хокукын теркәүгә гариза һәм документларны КФҮ офисында, Росреестр сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында тапшырырга мөмкин. Җиде эш көненнән дә соңга калмыйча гариза бирүче тулы хокуклы күчемсез милек хуҗасы булачак. "Документлар пакеты составы күчемсез милек сатып алу шартларына бәйле. Кредит яки ипотека кулланылганмы, ышанычлы зат җәлеп ителдеме, фатир хуҗалары арасында балигъ булмаганнар бармы, – дип аңлата юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең өлешләп катнашу килешүләре бүлеге башлыгы Лилия Борһанова. – Шул ук вакытта өлешләп катнашу турындагы килешүне һәм кабул итү-тапшыру актын тапшырырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International