Бүген, 2019 елның 27 июнендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев рәислегендә, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү һәм календарь планын әзерләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сороковнина Е. В. һәм район мәдәни-массакүләм чаралар һәм тәрбия эшләре буенча оешмалары җитәкчеләре катнашты.