Без мәгълүмат технологияләре гасырында яшибез, һәм бүгенге көндә халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм оперативлыгын арттыруның төп өстенлеге - ведомство ресурсларын электрон рәвештә куллану.
Сезгә җиңеллек белән күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә дәүләт хезмәтләре бердәм порталы (www.gosuslugi.ru).Сайт дәүләт хезмәтләрен электрон формада күрсәтүне тәэмин итә торган федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора.
Сайтта теркәлергә бик гади: паспорт мәгълүматлары һәм СНИЛС номеры кирәк. Бу сайтта салымнар буенча бурычларны карарга, үз ИННЛАРЫН белергә, дәүләт пошлинасын түләргә һәм салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алырга була. Шулай ук үз шәхесен раслаган сайттан файдаланучылар Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисына инспекциядә катнашмыйча гына керә ала. Бу, өйдән чыкмыйча, салым органнары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә.