Яшьләр көнендә тантаналы бүләкләү

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында Кама Тамагында тантаналы бүләкләү узды. Тантанада Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.

Никаньшина Светлана-Татарстан Республикасының парабадминтон буенча җыелма командасы әгъзасе, Россия чемпионатында һәм парабадминтон буенча Россия Кубогында катнашучы, Ульян өлкәсенең парабадминтон буенча ачык чемпионаты чемпионы - Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан мобиль инвалид коляска тантаналы рәвештә тапшырылды, ул спорт чараларында катнашырга һәм тагын да яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

«Чишмә» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесенә, яшьләр арасында актив ярдәмчегә Ләйсән Кәримуллинага Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International