«Россия киләчәге» Милли яшьләр премиясе

2019 елның 2 июле, сишәмбе

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы «Россиянең киләчәге» милли яшьләр премиясен бирү өчен конкурс сайлап алуы үткәрү турында хәбәр итә.

Конкурс сайлап алу икътисад, мәдәният, мәгариф, спорт, иҗтимагый һәм һөнәри эшчәнлектә югары казанышлар һәм дәүләт һәм җәмгыять алдында башка күренекле казанышлар өчен Россия Федерациясе яшь гражданнарын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатында үткәрелә.

Чара Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.11.2014 ел, №2403-р күрсәтмәсе белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыруга ярдәм итү максатында үткәрелә.

Чарада катнашу өчен 12 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге, иҗтимагый һәм һөнәри казанышлары булган яшь гражданнар чакырыла.

Чараның финалы 2019 елның 13-15 декабрендә Красноярск шәһәрендә узачак. Чара җиңүчеләренә һәр номинациядә 100 000 (йөз мең) сум күләмендә акчалата премия бирелә.

Чарада катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 21.07.2019га кадәр. Чараны оештыру һәм үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат оешманың рәсми сайтында урнаштырылган www.rosdetstvo.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International